Татарстанның Тәтеш муниципаль районында республика программасы буенча сыер абзарларына капиталь ремонт ясыйлар

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның Тәтеш муниципаль районы хуҗалыклары «Сыер абзарларына капиталь ремонт һәм силос-сенаж траншеяларын төзү» республика программасын гамәлгә ашыруда катнашалар.

«Нива» ҖЧҖендә сыер абзарларын, сөтүткәргечләр урнаштырып (эре мөгезле терлекләр санын арттыруга исәпләп), капиталь ремонтлау эшләре бара. «Нур» агорофирмасында да сыер абзарларын ремонтлау башланды, анда идәннәрне җылыталар. Шулай ук «Татарстан» агрофирмасы” ҖЧҖ, «Авангард» ҖЧҖнең һәм башка хуҗалыкларның терлекчелек биналары ремонтлана.

Биналарны ремонтлау хуҗалыклар акчалары исәбенә алып барыла. Мәсәлән, «Колос» агорофирмасы” ҖЧҖтә сыер бозаулату бинасы һәм сыер абзары ремонтлана. Монда шулай ук фермалар тирәсендәге юлларга бетон салалар, терлек ашату мәйданчыкларын реконструкциялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International