Татарстанның Буа муниципаль районында заманча терлек сую цехы ачылды

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

21 июльдә Буада заманча терлек сую цехын ачу тантанасы булды. Ул дуңгыз һәм сыер итеннән “Авангард” ҖЧҖ Ит йортының (“Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ структурасына керә) ярымфабрикатларын һәм әзер продукциясен эшләп чыгара торган предприятие булачак. 
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов эшчәнлекнең бу юнәлешен уңай бәяләде һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ җитәкчелегенә “кырдан кибет киштәләренә” китәрлек продукция эшләп чыгара торган яңа җитештерү предприятиесе булдырган өчен рәхмәт белдерде. «Бу, беренчедән, өстәмә керем, яңа эш урыннары булдыру, икенчедән, гарантияле сыйфатлы продукция», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Буа районында иң яңа заманча предприятие барлыкка килде, - дип өстәде ул. - Сездән яңа проектлар көтәбез һәм эшләрегездә уңышлар телибез».

Ел саен 11059 тонна терле сую планлаштырыла, шуннан дуңгызлар – 69117 баш (тере массасы – 7603 тонна) һәм эре мөгезле терлек – 7686 баш (тере массасы - 3456 тонна).

Проект нигезендә түбәндәге товар төркемнәрендә продукция җитештерү планлаштырыла: итле-майлы продукция (сыер һәм дуңгыз итеннән субпродуктлар (1 нче һәм 2 нче категория); эшкәртелгән ит: сыер итеннән ярымфабрикатлар (кисәкләп тапалган итләр, бефстроганов, антрекот, гуляш, фарш һ.б.), дуңгыз ярымфабрикатлары (корейка, шницель, эскалоп, фарш һ.б.), казылык әйберләрепешкән казылыклар, сосиски, сардельки, ярымысланган казылыкпешкән-ысланган казылык, пешермичә ысланган казылык, шпикачка, ливерказылыгы, пилмәнһәм башка продукция.

Предприятиенең ассортимент сәясәте ГОСТ стандартларына туры килә торган югары сыйфатлы продукция җитештерүгә юнәлдерелгән.

Эре мөгезле терлек итенең сыйфаты “мәрмәр ит” җитештерү өчен махсус технология буенча үстерелә торган Абердин-ангус Шароле һәм Герефорд токымлы эре мөгезле терлек итен куллану аркасында Европа стандартларына тәңгәл булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International