Кайбыч муниципаль районының Колангы поселогында грануллы витамин-үлән онын җитештерү цехы ачылды

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районының Колангы поселогында элеккге катнаш азык җитештерү заводы террриториясендә грануллы витамин-үлән онын җитештерү цехы ачылды.

Аны ачу тантанасында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгыпредприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

«СЛ-Агро» ҖЧҖнең генераль директоры Альберт Хаялиев катнашучыларны үлән онын җитештерү технологиясе белән таныштырды: «Без үскән елларда мондый цехлар һәр колхозның ындыр табагында бар иде. Ул чакта киптерү агрегатларында үлән оны ясыйлар, ашлык киптерәләр иде. Бу агрегат витаминлы үлән онының грануллы төрен эшләп чыгара. Киләчәктә үләнле оннан, төрле бөртекле культуралар, витаминнар өстәп, грануллы катнаш азык әзерләүне дә планлаштырабыз. Әлегә агрегат тулы куәтенә эшләми. Бөтен куәтенә эшли башлагач, ул сәгатькә 1,5 тонна продукция җитештерә алачак».

Альберт Хаялиев сүзләреннән күренгәнчә, бу ысул белән җитештерелгән продукциядә каротин һәм протеингади үләндәгегә караганда ике мәртәбә күбрәк, шуңа күрә аңа ихтыяҗ зур булачак.

«Кайбыч - чиста авыл хуҗалыгы районы, шуңа күрә дә без шундый объектлар төзүне хуп күрәбез. Беренчедән, терлек өчен бик сыйфатлы азык әзерләнә, икенчедән, өстәмә эш урыннары барлыкка килә. Безнең якташыбызАльберт Хаялиев бу төзелешкә шактый инвестицияләр кертте», - дип сөйләде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Кызыл тасма киселгәннән соң, кызыл төймәгә басып, цехны эшләтә башлау хокукын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International