Кичә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов көнгә 100 мең тоннадан артык ашлык суктырган «Йолдыз” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторларына сертификатлар тапшырды.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Иван Чурин катнашында район башлыгы кулыннан беренче сертификатларны комбайнчылар Дамир Мостафин, Рәнис Габетдинов һәмТимофей Цыганов алды. Алар барысы да «Нью-Холланд СХ-6090» заманча комбайннарында эшлиләр.
Чистай районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе уракка төшәр алдыннан бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюда катнаша торган комбайнчыларны бүләкләү шартларын эшләде. Аерым алганда, төрле маркадагы комбайннарда эшләүче механизаторларга көн саен 500 сум күләмендә премия биреләчәк, аның шарты: СК-5 «Нива», «Енисей» комбайннарында – көнгә 30 тонна һәм аннан күбрәк; «ДОН-1500»комбайнында – 50 тонна һәм аннан күбрәк; «Акрос», «Нью-Холланд ТС-56» комбайннарында – 55 тонна һәм аннан күбрәк; «Тукана», «Мега», «Нью-Холланд CS-6080» комбайннарында - 65 тонна һәм аннан күбрәк;«Нью-Холланд CS-6090», «Лексион», «Джон Дир» комбайннарында 75 тонна һәм аннан күбрәк ашлык суктырырга кирәк булачак.
Матди кызыксындыру чараларыннан тыш, урып-җыю йомгаклары буенча алдынгыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләячәкләр һәм алар турында район газетасында мәкаләләр басылып чыгачак.