Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елгы ашлык уңышын җый барышында республиканың икмәк кабул итү предприятиеләрендәге һәм элеваторлардагы хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның үз хезмәткәрләре дә катнашты.
Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышулардан соң, түбәндәге бәяләр билгеләнде: бер тонна бөртекле ашлык кабул итү – 141 сум, бер тонна ашлык саклау – айга 99 сум, ашлык киптерү һәм чүптән арындыру – ГОСТларда күрсәтелгән нормалардан тыш дымлылык киметелгән һәм чүптән арындырылган һәр тоннапроцент өчен 41 һәм40 сум, предприятиеләрдән ашлык җибәрү бер тоннага 141 сумнан тәкъдим ителә.