«2015 елгы урып-җыю чорында хезмәтне саклауның һәм эшләрне имин башкару таләпләрнең үтәлеше турында» айлык үткәрелә

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Авыл хуҗалыгында урып-җыю чорында гомер-гомергә төрле имгәнүләргә тап булган очраклар була. Бу чорда үзләрен куркыныч астына куеп эшли торган һөнәр ияләре - күбрәк мезанизаторлар, эш чорында бәла-казалар иң еш була торган айлар: июнь, июль, август, сентябрь.

Бәхетсезлек очраклары күбрәк түбәндәгеләр аркасында килеп чыга:

иминлек техникасы буенча инструктажны һәм янгыннан саклану таләпләрен үтәмәү;

машиналарны һәм агрегатларны алдан эшләнгән технология һәм хуҗалык, предприятие җитәкчесе яисә аның баш белегече тарафыннан расланган маршрут нигезендә йөртмәү;

ашлык җыю техникасының төзек булмавы, янгынга каршы тору чараларының (янгын сүндергечләр, көрәк, ком тутырылган әрҗә) булмавы;

кыр шартларында ашау, ял итеп алу өчен махсус җайлаштырылган урын, “тәмәке тарту урыны” булмау;

комбайн кабинасында чит затларның булуы;

шәхси яклану чараларының булмавы.

Урып-җыю эшләренә җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу мәсьәләсенең мөһимлеген, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27.1 статьясының яңаредакциясен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең Татарстан Республикасы комитеты белән берлектә, 2015 елның 20 июленнән башлап «2015 елгы урып-җыю чорында хезмәтне саклауның һәм эшләрне имин башкару таләпләрнең үтәлеше турында» айлык үткәрә.

Түбәндәге тәкъдимнәр кертелә:

- авыл хуҗалыгы формированиеләре хезмәткәрләренә һәм вакытлыча хезмәт шартнамәсе төзегән гражданнарга (сезонлы хезмәткәрләргә) имин хезмәт шартлары тудыру;

Министрлыкның 2015 елның 23 июнендәге 140/2-пр номерлы «2015 елгы урып-җыюны уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында” боерыгы нигезендә ашлык җыю комбайннарының, тракторларның, ашлык чистарту техникасының техник торышын тикшерүне оештырырга;

мобиль техниканы масус билгеләнмәгән урыннарда тотмаска, кешеләрне аларны йөртү өчен билгеләнмәгән транспорт чараларында йөртмәскә;

тиешле таныклыгы (транспорт йөртү хокукы) булмаган затларга мобиль техника белән идарә итүгә юл куймаска;

янгын сүндергечләрнең һәм медицина даруханәләренең булуын тикшереп торырга;

медицина тикшерүләре үткәрүне, авыл хуҗалыгы формированиеләренең урып-җыюда катнаша торган барлык транспорт комплексы хезмәткәрләренә хезмәтне саклау буенча чираттан тыш инструктаж үткәрүне оештырырга;

урып-җыюда катнаша торган хезмәткәрләрне махсус өс киеме, аяк киеме, башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүне оештырырга;

хезмәтне саклау турындагы законнар нигезендә авыр эшләргә һәм зарарлы яисә куркыныч хезмәт шартлары булган эшләргә унсигез яше тулмаган яшүсмерләрне җәлеп итмәү буенча конкрет чаралар күрергә;

хатын-кызларны, хезмәткә сәләте чикләнгән затларны һәм балигъ булмаган балаларны авыр эшләргә һәм зарарлы яисә куркыныч хезмәт шартлары булган эшләргә җәлеп итмәскә;

- авыл хуҗалыгы оешмаларында янгынга каршы ирекле формированиеләрнең, янгын сүндерү техникасы булдырып, тәүлек буе кизү торуын оештырырга;

урманга, торфлы урыннарга якын кырларда, автомобиль һәм тимер юл полосаларында киңлеген кимендә 4 метр итеп сөреп чыгуны оештырырга;

сулы буалар ясау, ясалма сулыкларга керү юлларын булдыру, шулай ук янгын сүндерү техникасы өчен су җыю башняларына җайланмалар кую һәм янгынга каршы техниканы су белән тәэмин итү чыганакларын ремонтлау чараларын күрүне оештырырга;

айлыкның максатлары һәм бурычлары турында барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы оашмалары хезмәткәрләренә район массакүләм мәгълүмат чаралары аша тиешле мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә, 2015 елның 22 июлендә бердәм «Хезмәтне саклау көне»н үткәрергә;

урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң айлыкка йомгак ясарга, җитәкчеләрне, белгечләрне һәм механизаторларны бүләкләү мөмкинлеген табарга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International