Чистай муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2015 елдагы яртыеллык эшенә йомгаклар ясалды

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Узган атнада Чистай муниципаль районы Йолдыз поселогының Мәдәният йортында “2015 елның беренче яртыеллыгында АПК үсеше йомгаклары һәм урып-җыюны уңышлы уздыру бурычлары” темасына киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай муниципаль районы җитәкчесе Дмитрий Иванов үткәрде.

Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Иван Чурин, авыл хуҗалыгыпредприятеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.

    - Чистай муниципаль районы территориясендә авыл хуҗалыгын үстерүдә терлекчелек продукциясен җитештерүгә өстенлек бирелә, аерым алганда, ит һәм сөт җитештерүгә зур игътибар күрсәтелә. 2015елның 1 яртыеллыгында эре мөгезле терлекләрнең баш санын саклап калуга ирешелде. Алты айда сөт җитештерүнең гомуми күләме 15200 тоннага җитте,  бу узган елның шушы чорына карата 100% тәшкил итә. Ярты елда сөт җитештерү буенча иң алда “Яушурма” ҖЧҖ бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек ите җитештерү күләме узган ел белән чагыштырганда 15 тоннага артты. 2015 елның 6 ае эчендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан, эшләрдән һәм хезмәт күрсәтүләрдән табыш 504 млн.сум булды, узган елга карата 107% тәшкил итә, - дип сөйләде Иван Чурин районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенә йомгак ясаганда.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, алган йөкләмәләрне үтәү максатларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә һәм белгечләренә кышкы чорда терлекләрне сыйфатлы азык белән тукландыру турында уйларга кирәк, диде. Дөрес оештырылган тукландыру - югары продуктлы һәм сыйфатлы сөт алу өчен төп шарт.

Муниципаль районда ветеринария иминлеге мәсьәләләре турында Чистай муниципаль районының ветеринария берләшмәсе башлыгы, баш ветеринария табибы Зиннур Шәрипов мәгълүмат бирде. Ул хәзер барлык хуҗалыкларда фермаларны известь белән агарту эшләре башлануы хакында да әйтеп узды.

Районда беренче яртыеллыкта АПК эшенә йомгакларны бәяләп, Дмитрий Иванов, кыенлыкларга да карамастан, быел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү әзрәк артты, дип билгеләп үтте. Өстенлекле бурычар буларак, район башлыгы азык әзерләүне тизләтергә, авыл хуҗалыгында эшкуарлыкны алга таба үстерергә кирәклекне атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International