Татарстанның Аксубай районы кырларында җәен дә чәчү эшләре бара

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Аксубай муниципаль районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыюга әзерләнү белән бер үк вакытта күпьеллык үләннәр чәчү белән дә шөгыльләнәләр.

Район буенча мондый чәчүне 4700 гектарда башкарырга җыеналар. Бүгенге көнгә 4700 гектарга якын җир чәчелгән. «Сөт иле Аксу» агрофирмасы хуҗалыклары алдында даҗәйге чәчү буенча зур эш тора. Монда 3000 гектар җирдә  күпьеллык үлән яңартылырга тиеш. Механикалаштырылган звенолар күмәкләшеп чәчүгә керештеләр, беренче көннәрдә үк инде 400 гектарга якын җир чәчелде.

«Аксубай” агрофирмасы” хезмәтчәннәре дә планлаштырылган 500 гектар җирнең 300 гектарында күпьеллык үләннәр чәчтеләр инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International