«Агрокөч» агросәнәгать холдингы Россиядә иң зур кошчылык кластерын төзи

2015 елның 18 июле, шимбә

Кошчылык кластерына «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Чулман» технополисы һәм нәсел репродукторы кебек җитештерү мәйданчыклары керә. Елга 220 мең тонна кош ите һәм 128 млн. инкубация йомыркалары җитештереләчәк.

Кластерны 2019 елда төзеп бетерү планлаштырыла.

Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 14 млрд. счумга якын, шул исәптән 3 млрд. сум – «Агрокөч»нең үз акчалары, калганы – заем акчалары. Проект биш ел эчендә үзен аклар дип көтелә.

Чаллыда «Чулман» технополисын ачу 1,5 мең эш урынын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу – Россиядәсәнәгать масштабларында генетик материал җитештерү,тавык үстерү һәм тавык итен эшкәртү мәйданчыкларын берләштерә торган беренче җитештерү комплексы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International