Татарстанның Баулы районында фермерлар үзебездә җитештерелгән ургычларны кулланалар

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Баулы муниципаль районы Татар Кандызы авылыннан Вахит Исламгалиев КФХында өч ел инде «Нью Холланд» чит ил комбайннарында «Дон-1500» комбайнының җайланмалары кулланыла. Быел шул ук авыл фермеры Илшат Таһирҗанов «Кейс 2366» комбайнына үзебездә җитештерелегән ургыч куйды. Әйтергә кирәк, «Кейс»ның авыш трансортерына ургычны урнаштыру «Нью Холланд»ныкына караганда кыенрак, шулай да, бу шактый акчаларны янга калдырырга ярдәм итә. Базарда чит ил ургычлары 300 мең сумга якын тора.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, чит ил авыл хуҗалыгы техникасына запас частьләрнең бәясе югары булу сәбәпле, күп фермерлар эшкә яраксыз детальләрне мөмкин кадәр үзебездә җитештерелгәннәргә алыштырырга тырышалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International