Татарстанда авыл хуҗалыгында импортны алыштыру буенча актив эш алып барыла

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

«Авыл хуҗалыгында импортны алыштыруга ярдәм итү чаралары планын раслау турында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 2 октябрендәге 1948 номерлы күрсәтмәсенә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан АПКда импортны алыштыру программасын гамәлгә ашыру буенча шактый чаралар үткәрелә. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү хезмәте авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары белән тәэмин итеп торучыларның заявкасы буенча республиканың машина төзү предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары детальләрен һәм агрегатларын әәзерләүгә заказлар урнаштыра. Детальләргә бәяләр шактыйга түбәнрәк, сыйфаты да гамәлдәге стандартларга туры килә.

Импортны алыштыру программасын гамәлгә ашыру предприятиеләргә яңа мөмкинлекләр ача. Запас частьләр әзерли трган кече хосусый предприятиеләр алдында да кызыктыргыч перспективалар ачыла. Кайберпредприятиеләр инде берничә ел элек үк инде чит ил техникасына яраклы үзебезнең запас частьләрне эшли башлаганннар иде. Мәсәлән, «Спецтехника-Альметьевск» (“Махсус техника - Әлмәт”) ҖЧҖ - 778, «ФинАгроТрейд» ҖЧҖ (Чаллы) – 200 төрдән артык деталь эшләп чыгара.                    

Бүгенге көндә Татарстанның 10 машина төзелеше комплексы чит ил авыл хуҗалыгы техникасына запас частьләр җитештерү өстендә эшли. Шулар арасында: Буа машина төзү заводы, Кузембәт РМЗ, Казан «Электроприбор» заводы, «Гидросервис» ҖЧҖ, «СтандартПродМашСервис» ҖЧҖ, «Агровет» ҖЧҖ, «Металлист» ҖЧҖ, «Агропласт» ҖЧҖ. Республика предприятиеләреннән тыш, күрше төбәкләр – Самара өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы машина төзүчеләре дә запас частьләр белән тәэмин итеп торалар. Импортны алыштыру программасы эшли башлаганнан бирле республиканың машина төзелеше предприятиеләрендә чит ил авыл хуҗалыгы техникасы өчен 1100 төр запас частьләр һәм җайланмалар эшләнде. Көнбатыш илләренең санкцияләренә бәйле рәвештә кабул ителгән импортны алыштыру программаларын эзлекле гамәлгә ашыру илебез халык хуҗалыгының барлык тармакларын, аерым алганда, авыл хуҗалыгын торгызырга һәм уңышлы үстерүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International