Кичә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Ганьсу Лю Ронгквингомпровинциясенең Динси шәһәрендәге Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе тикшеренү үзәге директоры җитәкчелегендәге Кытай галимнәре делегациясе булды.
Делегация составында — уҗым бодае һәм бәрәңге селекциясе белән шөгыльләнүче галимнәр.
Ганьсу Лю Ронгквингом провинциясенең Динси шәһәрендәге Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе тикшеренү үзәге директоры үзенең сәламләү чыгышында Татарстан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтын Кытайда бик яхшы белүләре турында әйтте.
Кытай делегациясе чакыруы буенча Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре –уҗым бодае, сабан бодае һәм борчак селекциясе буенча экспертлар ике мәртәбә Кытай Халык Республикасында булдылар. Үзенең тикшеренү юнәлеше буенча Академия безнең институт кебек, анда 138фәнни хезмәткәр эшли, шул исәптән 16 профессор һәм 24 фәннәр кандидаты. Селекция 12 юнәлештә алып барыла, шулардан иң төп саналганнары: уҗым бодае, сабан бодае, соя, ясмык, бәрәңге, дару үләннәреселекциясе.
Академия галимнәренә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының селекция һәм орлыкчылык өлкәсендәге тикшеренүләре яхшы таныш һәм Кытай белгечләре визитының максаты - уҗым бодае һәм бәрәңге селекциясе буенча эшчәнлекне активлаштыру, тәҗрибә алмашу һәм уртак проектларда катнашу.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Марсель Таһиров кыскача институтның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге турында сөйләде, үзара файдалы хезмәттәшлек итәргә мөмкин булган мәсьәләләргә аерым тукталды.
Биология фәннәре кандидаты, институтның авыл хуҗалыгы биотехнологиясе бүлеге мөдире Зенон Сташевски бәрәңге селекциясе һәм орлыкчылыгы өлкәсендәге тикшеренүләр турында сөйләде.
Ике якны да кызыксындырган мәсьәләләр буенча эшлекле сөйләшү булды, институт хезмәткәрләренең Кытайга бару графигы буенча фикер алыштылар.
Очрашу йомгаклары буенча уҗым бодае һәм бәрәңге селекциясе өлкәсендә фәнни-техник хезмәттәшлек турында ике килешү имзаланды.
Кытайдан галим-аграрчылар делегациясе эше институтның Үзәк эксперименталь базасының тәҗрибә кырларында дәвам итте.