Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында ботак азыгы әзерләү бара

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Район оешмалары һәм учреждениеләре авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен 13 мең бәйләм (78,5 тонна) ботак азыгы әзерләделәр.

Бигрәк тә июнь ахырында һәм июль башында әзерләнгән витаминлы ботак азыгы яшьтерлекләр өчен файдалы булачак.

Район башкарма комитетының мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, хәрби комиссариат, автотранспорт предприятиеләре, район газетасы редакциясе бүлекләре, урман хуҗалыгы идарәсе, Чирмешән мәктәп-интернаты хезмәткәрләре кыска срокларда ботак азык бәйләмнәре җыеп, терлекчелек фермаларына тапшырдылар.

Ботак азыгы әзерләү эше 1 августка кадәр дәвам итә. Санаулы көннәр генә калды, шуңа күрә районның башка оешмаларына куелган бурычны үтәргә ашыгырга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International