Республикада модуль-блок участок ветеринария пунктларын төзү һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш Ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрнең биналарын капиталь ремонтлау буенча Президент программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Дүшәмбе көнне, 13 июльдә, Әтнә районының Комыргуҗаавылында яңа участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Модуль ветеринария пункты участок ветеринария табибына эшләү өчен кирәкле барлык җайланмалар белән җиһазландырылган. Модуль-блок бинасында ветеринария даруханәсе, ясалма орлыкландыру бүлмәсе, манеж-операция бүлмәсе һәм мөдир бүлмәсе урнаштырылган.
Объектны ачу тантанасында Дәүләт ветеринария инспекциясенең Саба территориаль бүлеге башлыгыИлгизәр Гарипов, Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Галиуллин, районның ветеринария берләшмәсе башлыгы Айрат Ибраһимов катнашты. Кунаклар һәм авыл халкы яңа бинаны зур кызыксыну белән карап чыктылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Авыл кешеләре республика һәм район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр.