Түбән Кама районында крестьян-фермер хуҗалыкларының республика семинары узды

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Земляки” (“Якташлар”) крестьян-фермер хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең традицион семинары узды. Менә инде биш ел рәттән Түбән Кама районында бөтен Татарстаннан һәм якындагы республикалардан фермерлар җыела. Бу очрашуның темасы җәрәңге һәм яшелчә культуралары үстерүгә багышланган иде.

Очрашуның даими оештыручылары - “Земляки” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Аппаковһәм югары сыйфатлы үсемлек орлыкларын җитештерү буенча «Сингента» ҖЧҖ компаниясе вәкилләре.

Семинарда шулай ук Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов катнашты. Катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләп, ул Түбән Кама крестьян хуҗалыкларының уңышлы эшләве һәм республика җитәкчелеге ярдәме аркасында бишенче ел инде районның тотрыклы уңыш алуы һәм республика буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешүе турында билгеләп үтте.

Семинар кысаларында йөзгә якын катнашучы компания тәкъдим итә торган культуралар үсә торган кырларны карадылар. Һәр катнашучыга үзен кызыксындырган сорауны бирергә, хкзмәттәшләре белән аралашырга мөмкин иде. Очрашу шул максаттан оештырыла да инде. Семинар барышында фермерлар бәрәңге, кукуруз, кишер, суган һәм башка культураларны утырту, үстерү , эшкәртү үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат алдылар.

Түбән Кама районы территориясендәге 64,7 мең гектар җирдән бөртекле культуралар – 23, 266 мең га, азык культуралары 19, 496 мең га били. Түбән Кама районы халкы өчен фермерлар 252 га бәрәңге һәм 75 га җирдә яшелчә үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International