Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Минем җирем Россия – 2015» Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсында катнашырга чакыра

2015 елның 10 июле, җомга

«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү»федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үзенең Матбугат хезмәте белән берлектә авыл тематикасы буенча ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия – 2015» Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектларына конкурс үткәрә.

Конкурста катнашуга федераль, региональ һәм шәһәр (район) журналларының, газеталарының, интернет-басмаларының, радио һәм телекомпанияләренең журналистлары, шулай ук фотокорреспондентлары һәм конкурс тематикасы буенча журналистлар әзерләүче югары уку йортлары чакырыла.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы «Алтын көз – 2015» Россия агросәнәгать күргәзмәсен үткәрү кысаларында узачак.

Документлар һәм эшләр 2015 елның 12 маеннан 31 июленә кадәр agrosmi@yandex.ru электрон почта буенча кабул ителә.

Конкурс һәр катнашучы конкурсның http://konkurs.agromedia.ru/ сайтында теркәлергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International