21-22 июльдә “Ак Барс – Питрәч” агрофирмасы ААҖ базасында машина белән сыер саву осталарының республика конкурсы узачак.
Конкурста катнашуга республика муниципаль районнарында машина белән сыер саву буенча призлы урыннарны алган барлык осталар чакырыла. Районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлекләре башлыклары һәм консультантлары өчен сөт җитештерү һәм терлек үстерү юнәлешләре буенча аерым конкурс оештырыла.