Татарстанның Чистай районында гаилә терлекчелек фермасына каты өслек белән юл сузалар

2015 елның 10 июле, җомга

Республиканың Чистай районы Дүртөйле авылында Айрат Рәхмәтуллинның гаилә фермасына каты өслек белән юл сузалар. Фкрмага керү юлларының гомуми озынлыгы320 метр, юлның киңлеге 3 метр

Көзге һәм язгы пычракларда фермага үтеп керү, терлекләргә азык ташу бик кыен иде. Бу җәйдә әлеге проблема тулысынча хәл ителәчәк. Гаилә терлекчелек фермаларына юллар салу буенчарегиональ программа нигезендә юл төзүчеләр каты өслек белән юл салырга керештеләр, дип, шатланып сөйләде фермер Айрат Рәхмәтуллин.

Айрат Рәхмәтуллинның гаилә фермасында 100 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шулардан 34 – савым сыерлары, алардан һәркөнне 5 центнерга якын сөт алына.

Бүген сөт юнәлешендәге гаилә фермаларының үсүе бары тик фермерларның үзләренә һәм шәхси хуҗалыкларны тотучыларга бәйле. Шулай булса да, Чистай районы җитәкчелеге аларга мөмкин булганча ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International