Роберт Сибъгәтовның сөтчелек фермасы элеккеге «Красный дол» совхозының сөт-товар фермасы территориясендә урнашкан. Соңгы елларда монда хуҗалар алышынды, ә терлекчелек биналары таркалды, терлекләр саны кимеде.
Шул җирлектә яшәүче Роберт Сибъгәтов әлеге территориядә сөтчелек юнәлешендә гаилә фермасы оештыра башлагач, хәлләр дә үзгәрде. Ул терлекләр өчен бина төзеде, аннары токымлы бозаулар алды. Моннан тыш, арендага җир алды. Терлекләрне ашатырга кирәк бит, ул терлек азыгын да үзе җитештерергә уйлады. Шулай итеп, эш җайланып китте.
Роберт Сибъгәтов ирешелгәннәрдә тукталып кала торган кеше түгел. Ул күптән инде тагын бер бина төзергә хыялланып йөри. Сыерларны аерым, ә яшь терлекләрне аерым тотарга уйлый ул. Савым сыерлар да артып тора, шуңа күрә яңа сыер абзары кирәк. Төрле юлларын табып, фермер үз планын тормышка ашырырга кереште, төзүчеләр бригадасын яллады. Санаулы гына көннәр эчендә тагын бер бина калкып чыкты.
- Монда сыер бозаулату бүлеге ачам, - дип хәбәр итте Роберт Сибъгәтов. - Яшь бозауларга да урын табылыр.
Моннан берничә ел элек Роберт Сибъгәтовка гаилә фермасын төзүдә һәрьяклы ярдәм күрсәтеп, район җитәкчеләре ялгышмаган. Уңган фермер үзенең булганлыгын эше белән раслый.