Рөстәм Миңнеханов “Идел буенда Халыкара кыр көннәре” күргәзмәсен ачты

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырларында "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" күргәзмәсе ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация департаменты директоры Данил Путятин, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) башкарма директоры Петер Грокус, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика муниципаль районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы компанияләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Россия территориясендә мондый форматтагы күргәзмә беренче мәртәбә уздырыла. Дөньяның төрле илләреннән 150дән артык эре компанияләр һәм фәнни институтлар, дәүләт оешмалары һәм ассоциацияләр үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы буенча өр-яңа продуктлар һәм технологияләр тәкъдим итәләр.

Чараны ачу тантанасындагы үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов, Татарстан территориясендә “Идел буенда Халыкара кыр көннәрен” үткәрү – республика өчен зур дәрәҗә, дип билгеләп үтте. Бу – АПК өлкәсендәге яңалыклар белән танышу өчен зур мөмкинлек, дип өстәде ул. Әлеге күргәзмәдә Россиядән, Германиядән, АКШтан һәм башка илләрдән 150 компания катнаша, дип ассызыклады. “Бу мәйданчыкка 6 меңнән артык кеше үсемлекчелеккә һәм терлекчелеккә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелды", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул күргәзмәне оештыручыларга һәм катнашучыларга, шулай ук Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән озак хезмәттәшлек итүне максат итеп куйган чит ил партнерларына, республика агросәнәгать комплексына  ярдәм иткәне өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул күргәзмәдә тәкъдим ителгән инновацияләр Россия һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында файдаланылыр дигән ышаныч белдерде. Ул шулай ук, Россиядә бүген киң кулланыла торган авыл хуҗалыгы тармагындагы күп инновацин алымнар башта Татарстан территориясендә сынау узды, дип тә өстәп куйды.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев үз чыгышында, Татарстан бүген күп күрсәткечләр буенча Россия төбәкләре арасында лидер, диде. Шуңа күрә ул мондый халыкара күргәзмәләр үткәрү урыны булып сайланырга лаек, дип өмтәде. Аннары Пётр Чекмарев Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев сәламләвен укыды. Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры билгеләп үткәнчә, федераль министрлык 2016 елда "Россия Федерациясендә Халыкара кыр көннәре" халыкара күргәзмәсен үткәрү турында карар кабул иткән.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка затлар авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдә ул яңа заман комбайннары белән, чәчкечләр, туфрак эшкәртү техникасы белән танышты. Үз техникаларын тәкъдим итүче чит ил компанияләре арасында Татарстан территориясендә үзләренең җитештерүен җайга салганнары да («Нью Холланд»), шулай ук республикада үз заводларын ачарга җыенучылар («Риэла») да бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International