Респбуликаның Кама Тамагы районында бер атна инде ботак һәм үлән азыгы әзерләү бара. Районның һәр оешмасына эш планы бирелгән: барлыгы 17950 пар вботак азык һәм800 пар төрле үлән азыгы әзерләнергә тиеш.
Бу йөкләмәне үтәүгә беренчеләрдән булып Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, музей, китапханә, муниципаль район Советы һәм башкарма комитет, “Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсе” ДБУ, районного филиала ФГБУ «Россельхозцентр» ФДБУнең район филиалы хезмәткәрләре керештеләр.Предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре көн саен табигатькә чыгып, урман хуҗалыгы бүлеп биргән кишәрлектә юкә, каен, чикләвек һәм клен агачларын кисеп, витаминлы азык әзерлиләр. Кемдер җыя, кемдер аларны аланга чыгара, кайберләре парлап бәйләп куя. Кайбер оешмалар төрле үлән катнашмаларын әзерләү белән мәшгуль.
19 июньгә 22 тонна ботак азык әзерләнгән. Корылыкка бәйле рәвештә, район оешмаларына һәмучреждениеләренә ботак азык әзерләү буенча өстәмә йөкләмәләр бирелә.