Биектау районының Ямашурма авылында «Татар тәвә кошы» (“Татарский страус”) җирле туристлык объектында авыл туризмын үстерү буенча киңәшмә узды. Аны Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов уздырды.
Киңәшмәдә дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, дәүләт комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Артур Габдрәшитов, район җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татавтодор» ААҖ белгечләре, Ямашурма фермерлары катнашты.
Утырышта Ямашурма авылы территориясендә авыл туризмы кластерын булдыру мәсьәләсе каралды. Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, авылның туризм индустриясенә эшләвенә бөтен мөмкинлекләре бар. Бу инициативаны Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да хуплады. Җирле фермерларга уйланырга җирлек бар. Бу мәсьәләне гражданнар фикер алышуына чыгарачаклар.