Гамәлгә ашырыла торган шундый программалар нигезендә районның «Алга» күмәк хуҗалыгында сыер абзары төзелә. Ул 800 баш сыерга һәм 6 айга кадәрге бозауларга исәпләнгән.
«Родина» күмәк хуҗалыгы да сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм 1000 тоннага һәм аннан артыкка исәпләнгән сенаж траншеяларын төзү программаларында катнаша. Монда 1 абзар ремонтланган һәм 2 мең тонналык 1 сенаж траншеясы төзелгән. Тагын ике хуҗалыкта сыер абзарлары ремонтлана һәм 1000әр тонна сыйдырышлы 2 сенаж траншеясы төзелә.
Моннан тыш, районда сатылган сөтне субсидияләү программасы гамәлгә ашырыла: югары һәм беренче сортлы һәр литр сөт өчен республика бюджетыннан - 2,082 сум, Россия Федерациясе бюджетыннан 0,99 сум бирелә. Өч һәм аннан күбрәк сыер тота торган шәхси ярдәмче хуҗалыклар саву аппаратлары сатып алганда субсидияләр бирелә. 36 шәхси хуҗалык саву аппаратлары сатып алды инде.