Татарстанның Сарман районында чәчүлекләр торышын компетенцияле комиссия тикшерде

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Сарман муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре игенчеләр эшен югары бәяләде. Дип хәбәр итә җирле “Сарман” газетасы. Чәчүлекләр торышын компетенцияле комиссия тикшердеАның составында район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директорының игенчелек буенча беренче урынбасары Ринат Гобәйдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр»ның район филиалы белгечләре, агрофирмаларның директорлары һәм баш агрономнары бар иде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең  җитештерү–маркетинг бүлеге башлыгы Илнур  Салиховхәбәр итүенчәчәчү кампаниясе бик оешкан рәвештә алып барылган, район буенча уртача чәчүлекләрнең һәр гектарына 70әр килограмм ашлама кертелгән. Хәзер чәчүлекләрне корткычларга, чүп үләннәргә һәм авыруларга каршы эшкәртү бара. Белгечләр әйтүенчә, быел районда   1200 гектар люпин чәчелгән.  Киләчәктә бу культураны чәчү мәйданын арттырырга уйлыйлар, чөнки бу – туфрак структурасын яхшырта торгансидерат.

Комиссия башта аграр көллият кырлары чәчүлекләрен карап чыкты. Монда барлык технологияләр тиешенчә үтәлгән, арпа кырларының торышы бик яхшы. Кырларга агулы матдәләр кертелмәгән булса да, тамырлардагы черү авыруы күзәтелми. Шыткан үсемлекләр саны җитәрлекдип санала һәм алар яхшы күтәрелгән. Белгечләр көллиятнең көзге һәм сабан бодае кырларын да карады.

Аннан соңгы тукталыш “Сарман” агрофирмасы “Марс” бүлекчәсенең люпин кырларында булды. Аннары - «Нөркәй” агрофирмасының арпа һәм шикәр чөгендере чәчелгән кырлары. Комиссия әгъзалары фикеренчә, тамыр культураларының уңышы гектардан 460 центнерга кадәр булырга мөмкин.

Аннары комиссия «Туган як» агрофирмасының “Саклаубаш” бүлекчәсе кырларында булды. Монда орлыкларның яңартылуы һәм кырларның чәчү барышында ук ашламаланган булуы билгеләнеп үтелде. «Тулайловск – 10». сортлы бодай чәчелгән кырлар бик матур. Туфракта дымның җитәрлек булуы да сөендерә. Хәзер чәчүлекләрне чүп үләннәргә каршы эшкәртергә кирәк. Бүлекчәдә бодай кыры - 2850 гектар, арпа - 1100 гектар, 400 гектар – кукуруз, солы – 100 гектар, арыш 500 гектар тәшкил итә, үләннәрдән – берьеллык үләннәр һәм суданка чәчелгән.

Комиссия «Җәлил» агрофирмасының чөгендер кырын югары бәяләде. Монда бу культура «Түбән Кама» агрофирмасыннан кайтарылган «Horsch» чәчү комплексын кулланып чәчелгән. Белгечләр кыр өслегенең тигез һәм чәчелгән рәтләрнең туры булуын билгеләп үттеләр. Бер гектарга   96 мең данә үсемлек туры килә, һәм чөгендер агрофирмада 3059 гектар тәшкил итә. «Казанская – 285» сортлы көзге бодай чәчелгән кырлар да югары бәяләнде. Белгечләр исәпләвенчә, әгәр башакта 36 орлык булса, алар тиешенчә тулсалар, гектардан уртача 40,5 центнер уңыш алырга мөмкин булачак.

Чәчүлекләрне бәяләгәндә аларның бүгенге торышыннан тыш язгы кыр эшләре чорында эшләрнең оештырылу дәрәҗәсе, гомумән, игенчелек культурасы исәпкә алынды.

Нәтиҗәдә, беренчелек «Нөркәй» агрофирмасына бирелде. Икенче урында – «Сарман» һәм «Җәлил» агрофирмалары, өченче урында – аграр көллият һәм «Туган як» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсебулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International