Татарстан Республикасында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә күпьеллык үләннәр 212,6 мең га мәйданда чаптырылган. 91,9 мең тонна печән әзерләнгән, сенаж – 354,4 мең тонна. Барысы 154,8 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Терлек азыгы әзерләүдә бигрәк тә Зәй, Нурлат, Сарман, Буа, Кайбыч муниципаль районнары активлык күрсәтәләр.
Районнарда шул ук вакытта чәчүлекләрне дә онытмыйлар. Чүп үләннәрдән арындыру буенча эшләр 1437,6 гамәйданда башкарылган, корткычларга каршы чаралар – 436,1 га, авыруларга каршы - 190,8 га мәйданда башкарылган.
Соңгы еллардагы һава шартлары үсемлекләр үсү өчен бик уңайлы булмаганлыктан, авыл хезмәтчәннәре чүп үләннәргә каршы көрәшне һәм бер үк вакытта үсемлекләрнең корылыкка һәм стресска чыдамлыгын арттыру өчен аларның яфраклары аша минераль, макро- һәм микроашламалар кертү, үсеш стимуляторлары һәм биопрепаратлар белән тукландыру эшләрен дә башкаралар.
Яфрак аша тукландыру - культураның теләсә кайсы вегетация чорында аның сыйфатына тәэсир итә һәм булачак уңышны ачыклый торган процессларга оператив йогынты ясаучы инструмент ул. Үсемлекләрне шул рәвешле тукландыру чәчүлекләрне юкка чыгудан саклап калырга, шулай ук һава шартларына бәйле рәвештә уңышны югалтуны киметергә ярдәм итә. Бу эш районнарда 648,5 мең га мәйданда башкарылган.
Чәчүлекләрне карау бигрәк тә Буа районында яхшы оештырылган. Монда кырларда чүп үләннәргә каршы актив эш башланган. Бүгенгә 77796 га чәчүлек эшкәртелгән, бу планнан 99 % тәшкил итә. Бу эш «Авангард»ҖЧҖ агрофирмасында, «Ак Барс Буа» ҖЧҖендә, 2 нче филиал («Дружба»), «Коммуна» ҖЧҖендә, «Янбулат» АХККында (ПСХК) яхшы оештырылган, һәм бу эш көзге культуралар, сабан бодае, арпа, борчак кырларында тулысынча тәмамланган.
Яфрак аша тукландыру 46310 га мәйданда башкарылган. Шул исәптән «Авангард» ҖЧҖ агрофирмасында -9646 га, «Ак Барс Буа» ҖЧҖендә, 2 нче филиалда («Дружба») - 5177 га, 3 нче филиалда («Нива») - 6000 га, «Коммуна» ҖЧҖендә - 2060 га һәм «Янбулат» АХККында (ПСХК) - 500 га. Бөртекле сабан культураларынтамырдан тукландыру эшләре дә алып барыла – бу эш 8463 га мәйданда башкарылган.