«Сөт иле» ҖЧҖ филиалларында терлек азыгы әзерләүнең кызган чагы

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

«Сөт иле - Молочная страна» корпоратив газетасы хәбәр иткәнчә,  аксубайлылар быел чәчү кампаниясен уңышлы тәмамладылар һәм беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Мәсәлән, «Баландинский» бүлекчәсендә хәзер сенаж салу бара.Траншея яшел масса белән тутырылган диярлек инде, аны авыр погрузчик ярдәмендә бик ныклап тыгызлыйсы гына калган.

«Смена» бүлекчәсе кырларында механизаторлар бригадасы күпьеллык үләннәр җыю белән мәшгуль, алар люцерна чаптыруга керештеләр.

Быел үләннәр бик яхшы үскән, – дип, бәя бирә тәҗрибәле механизатор Владимир Шишкин. – Менә карагыз, бу үләннәр чәчәккә бөреләнгән, чаптыру өчен бик әйбәт вакыт.

«КамАЗ» машинасында Нияз Зәйдуллин яшел масса ташый.

Вакытны бушка уздырмыйм, көнгә 12шәр рейс ясарга өлгерәм, – дип сөйли ул үз эше турында.

«Сөт иле» ҖЧҖнең бу филиалында барлык сезонлы эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышалар, чәчүме, терлек азыгы әзерләүме, йә булмаса, чәчүлекләрне ашламалау йә аларны эшкәртүме – барысын да җиренә җиткереп башкарырга омтылалар. Болар барысы бергә – яхшы уңыш нигезе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International