Баулы муниципаль районының «Кызыл Яр» ҖЧҖ җәйге лагерь базасында һөнәри осталык конкурсы узды

2015 елның 13 июне, шимбә

Баулы муниципаль районының «Кызыл Яр» ҖЧҖ җәйге лагерь базасында машина белән сыер саву опраторлары, терлекләр үстерү технологлары һәм ветеринария табиблары арасында һөнәри осталык конкурсы узды.

Ветеринария табиблары арасындагы конкурс 2 номинациядә үткәрелдетеоретик өлеше билетлар буенча һәм практик өлеше (ректаль тикшеренү, вакуум пробиркалары белән кан алу, тоякларны эшкәртү, маститны ачыклау һ.б.).

Беренче мактаулы урынны «Березовские зори» ҖЧҖнең ветеринария табибы - Газизҗан Сәлимҗанов,   икенче урынны «Берлек» ҖЧҖнең ветеринария табибы Асәмгөл Дәүләтбаева, өченче урынны «Колос» СПК ветеринария табибы Әлфия Гудкова алды.

Конкурста җиңүчеләре Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге исеменнән дәвалау-профилактикалау эше бүлеге башлыгы Дамир Хөснетдинов котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International