«ЭКСПО-2015» Бөтендөнья универсаль күргәзмәсендә Россия көнен ачу

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Владимир Путин һәм Италия министрлар Советы Рәисе Маттео Ренци «ЭКСПО-2015»Бөтендөнья универсаль күргәзмәсендә Россия Федерациясе милли көнен ачу тантанасында катнаштылар.

Россия Федерациясе Президенты үз чыгышында, Россия һәм Италиянең сәүдә, гуманитар, мәдәни элемтәләре тарихы биш йөз елдан артыкка сузыла, һәм бүген Италия Европада Россиянең иң әһәмиятле сәүдә партнерларыннан санала, диде.

Бөтендөнья сәүдә күргәзмәсе («ЭКСПО») – күпьеллык тарихы булган эре халыкара чараларның берсе.«ЭКСПО» Бөтендөнья универсаль күргәзмәләре биш елга бер мәртәбә уздырыла һәм алты ай бара.

Беренче күргәзмә 1851 елда Лондонда уза, Россия шуннан башлап мондый бөтендөнья күргәзмәләрендә даими катнашып килә.

2015 елгы күргәзмәдә Россиянең төп катнашу темасы - азык-төлек иминлеге һәм аны тәэмин итүдә Россиянең өлеше. Чарада милли секциянең девизы – «Ил иминлеге өчен үстерәбез. Киләчәк өчен эшкәртәбез».Экспозиция нигезендә – танылган Россия галимнәренең: Н.И.Вавиловның, Д.И.Менделеевның һәм В.И.Вернадскийның тормышы һәм эше турында, аларның тикшеренүләре, ачышлары һәм казанышлары турында сөйләү.

Владимир Путин һәм Маттео Ренци Россия һәм Италия павильоннарын карап чыктылар.

«ЭКСПО-2015»тә Россия павильоны – иң зурлардан санала, мәйданы дүрт мең квадрат метрдан артыграк. Анда безнең икътисадтагы, фән һәм мәдәнияттәге иң яңа казанышлар һәм күргәзмәнең “Галәм ризыгы. Тормыш энергиясе” дигән төп темасы буенча алдынгы эшләнмәләр куелган.

Россиянең алдынгы агрономнары катнашында төзелгзн экспозициядәбезнең илебезнең табигать һәм биологик төрлелеге турында, төрле климат шартларында перспектив технологияләрнең һәм югары стандартларныңничек итеп гамәлгә кертелүе турында, шул ук вакытта күпгасырлык милли традицияләрнең ничек сакланып калуы турында сөйләнә.

Дөньяда чәчүлек җирләрнең уннан бер өлеше, галәмдәге тозсыз су запасларының биштән бер өлеше Россиягә туры килә. 2014 елда бөртеклеләрдән иң күп уңыш Россиядә җыела - 105 миллион тоннадан артык. Бу тулысынча үзебезнең ихтыяҗларны гына канәгатьләндереп калмыйча, экспорт куәтен дә шактыйга – 30 миллион тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Россия бүген – бөртеклеләрне экспортлау буенча дөньяда өченче ил.

Һичшиксез, «Ачык кухня» дип атала торган безнең экспозиция аерым игътибарга лаек, монда Россиянең төрле төбәкләреннән пешекчеләр төрледән-төрле рус ризыклары һәм башка милли ризыклар әзерлиләр,кулинария буенча мастер-класслар үткәрелә һәм шунда ук төрле эчемлекләр татып карарга мөмкин. Россияпавильонына керүчеләрне гадәттәгечә кунакчыл каршы алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International