"Красная заря" Бөреле авыл хуҗалыгы кооперативы фермасының җәйге лагеренда районның барлык авыл хуҗалыгы предпиятиеләренең иң яхшы терлекчеләре җыелды.Традиция буенча конкурс өч этаптан торды - теория, саву аппаратын сүтеп җыю һәм саву. Иң күп балл җыйган машина белән сыер саву операторлары җиңүче дип танылды.
"Серп и молот" ҖЧҖнең сыер савучысы Ольга Әхмәтшина 2015 ел чемпионы булды, икенче урынны “Бөреле” ЯАҖтән Гөлнур Бикмуллина алды, өченче урынны Битаман" ҖЧҖтән Фәрзана Галимҗанова алды.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Конкурста катнашучыларны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. Конкурсантларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов котлады һәм бүләкләде. Бу тантанага үз конкурсантларына көч биреп торырга хуҗалыклар җитәкчеләре дә килгән иде.