Агымдагы елның 3 июнендә Тәтеш районы авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында терлек азыгы әзерләү техникасының эшкә әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурсузды. Хуҗалыкларда смотр-конкурс вакытында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, «Ак Барс”ХК ААҖнең АПК департаменты баш белгече Рамил Шәяхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек бүлеге башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов булдылар.
Комиссия 8 авыл хуҗалыгы формированиесендә булды, болар - «Новая Заря» ҖЧҖ, «Киртели» АХП» ҖЧҖ,«Содружество» ҖЧҖ, «Хөсәенов Ш.И.» КФХ, «Авангард» ҖЧҖ, «Татарстан» ҖЧҖ, «Колос» А/Ф» ҖЧҖ, «Маяк» ҖЧҖ. Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре күпьеллык үләннәрне печәнгә җыярга керештеләр.
Комиссия хуҗалыкларның терлек азыгы туплауга әзерлеген 145 баллы система буенча бәяләде.
Иң күп баллны (130) «Колос» А/Ф» ҖЧҖ җыйды. Икенче урында - «Содружество» ҖҖЧ - 129 балл. Район буенча уртача балл 115,4 булды.
Комиссия терлек азыгы кырларының, чәчелгән күпьеллык үләннәрнең торышын һәм терлек азыгы әзерләүгә керешүне яхшы дип бәяләде. Аерым авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә техника әзерлегенең сыйфаты буенча һәм азык туплау урыннарының һәм сенаж траншеяларының торышы буенча кисәтү ясалды.
Смотр-конкурска йомгак ясалганнан соң, министр урынбасары Ришат Хәбипов хуҗалыкларның азык әзерләү отрядларына эшләрендә уңышлар теләде һәм беренче чапкын күпьеллык үләннәрне яхшы сыйфатлы итеп, хезмәтне саклау һәм янгынга каршы иминлек кагыйдәләрен тиешенчә үтәп, бик кыска срокларда җыеп алырга дигән бурыч билгеләде.