Республиканың агросәнәгать комплексында тракторларны һәм аларга һәм тагылмаларны техник яктан тикшерү тәмамланды.
Баларның күбесе язгы кыр эшләрендә катнашкан иде инде, хәзер терлек азыгы әзерләүгә керешәләр. Үзйөрешле машиналар катнашында хокук бозуларны, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында 8 июньнән «Трактор-прицеп»профилактик операция игълан ителде. Аны ЮХИДИ белән берлектә Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе үткәрә. Аерым алганда, үзйөрешле техниканың һәм аларга тагылмаларның куллануга рөхсәте булу, теркәлү документлары һ.б.лар тикшерелә.