Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Яшьфермерларга ярдәм итү” ведомство программасының I этабы конкурсында җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов катнашты.
Программада катнашучыларны котлап, министр, дәүләт кече хуҗалыкларга һәм эш башлаучы яшьфермерларга зур игътибар бирә, дип билгеләп үтте. Марат Әхмәтов, конкурста җиңүчеләргә зур өметләр баглыйм, диде. Ул фермерларга дәүләт грантын алу өчен сертификатлар тапшырды.
«Яшь фермерларга ярдәм итү” ведомство программасының I этабы конкурсында республиканың 47 крестьян-фермер хуҗалыгы җиңүче дип танылды. Бүләкләү тантанасы узуга алар белән дәүләт ярдәме алуга шартнамәләр төзелде. Грантларның гомуми күләме 44,7 млн сум тәшкил итә. Бу акчалар хуҗалыкларны үстерүгә һәм грантның һәр 500 мең сумыннан 1 эш урыны булдыру исәбеннән чыгып, эш урыннары булдыруга тотылачак. Шулай итеп, 89 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.