24-26 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында Россия күләмендә беренче мәртәбә Европа “Кыр көннәре” форматында «Идел буенда халыкара кыр көннәре» форумы узачак, анда катнашу өчен дөньяның 10нан артык иленнән агросекторның 15 меңләп белгече теләк белдерде.
Форум авыл хуҗалыгын үстерү, шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырларында үзебезнең һәм чит илләрнең яңа продуктлары һәм технологияләре белән таныштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу рәвешендә узачак.
«Шундый дәрәҗәдәге беренче “кыр” чарасының үзенчәлеге шунда ки, һәр катнашучы сугарулы җирләрдә авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә табигый дымлылыккка һәм климат шартларына бәйлелекне юкка чыгара торган технологияләрнең ничек эшләвен күрсәтә ала», - дип сөйләде Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына караган «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин.
Авыл хуҗалыгы культураларын сугару өчен «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ һәм «Татмелиорация» ААҖ көче белән мелиорация челтәре, насос станциясе, 10 мең кв. метрлы ясалма сулык төзелде. Ул системаның эшчәнлеге авыл хуҗалыгы культураларын сугару өчен махсус казылган скважинадан су бирү юлы тәэмин ителә.
«Идел буенда халыкара кыр көннәре» форумы экспозициясендә кыр шартларында төрле мелиоратив җайланмаларның, шул исәптән үзебездә эшләнгән су сиптерү машиналарының үрнәкләре презентациясенә аерым игътибар биреләчәк.
Форумны оештыручылар фикеренчә, әлеге чара агросәнәгать комплексын алга таба үстерүгә һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча мөһим бурычларны хәл итүгә ярдәм итәчәк.