Татарстанның югары агрономия мәктәбе

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә “Югары агрономия мәктәбе” дигән яңа интернет-проект оештыра. Бу яңа формат игенчелектәге технологик процессларның мәгълүмати-консультатив, фәнни ягын кайгырту һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә практик ярдәм күрсәтү максатында оештырыла.

Югары агрономия мәктәбе” - www.agro@tatar.ru һәм  www.consult.kazgau.ru -   кысаларында авыл хуҗалыгыкультураларын игүнең актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары буенча атна саен онлайн видеосеминарлар үткәрү күздә тотыла. Видеосеминарлар барышында әйдәүче галимнәр һәм практиклар тыңлаучыларга республика кырларының торышы, һава шартларына бәйле рәвештә агрономнар өчен барлыкка килергә мөмкин булган кыенлыклар, үсемлекләрдә була торган авырулар, корткычлар, чүп үләннәре һәм башка факторлар турында сөйләячәкләр. Хуҗалыклар белгечләре әйдәүче консультантлардан квалификациялепрактик рекомендацияләр алачаклар, бу аларга, кырларда барлыкка килә торган вәзгыятьне исәпкә алып,оптималь карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Онлайн видеосеминарның үзенчәлеге консультантларга үзеңне кызыксындырган сорауларны алдан җибәреп, аларга тапшыру вакытында җаваплар алу мөмкинлеге булудан гыйбарәт. Сорауларны семинар барышында гына түгел, ә теләсә кайсы вакытта «Сорау-җавап» бүлегендәшулай ук agroconsult16@mail.ru электрон почта һәм 89372843258 телефоны аша бирергә мөмкин.

Моннан тыш, “Югары агрономия мәктәбе” проекты аграр өлкәсе белгечләренә www.consult.kazgau.ru сайтында үзара төрле сораулар буенча фикер алышу һәм «Форум» бүлегендә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирә.

Үз квалификациясен күтәрергә, яңа белем, күнекмәләр алырга теләүче белгечләр өчен Казан дәүләт аграр университетының Югары агрономия мәктәбендә андый мөмкинлек тә бар. Алар, мәсәлән, Кыр мәктәбендә(игенчелекнең төп системасы буенча, бөртекле, кузаклы һәм техник культураларны үстерү буенча), Азык җитештерү белгече мәктәбендә яисә Бәрәңге һәм яшелчә үстерү мәктәбендә укулар уза алалар. Укулар узу өчен турыдан-туры сайтта «Укулар узу» бүлегендә язылырга мөмкин.

2015 елның  29 маенда 14.00 сәгатьтә «Уңышка икенче адым – үсемлекләр куерып килә торган чорда чәчүлекләрне карау» темасына чираттагы онлайн-семинар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International