«2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды. Конкурста катнашуга гариза биргән 140 фермердан 47 җиңүче билгеләнде. «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» ведомство программасы нигезендә яшь (яңа эш башлаучы) фермерлар дип танылган КФХ башлыклары үзләренең фермер хуҗалыкларын үстерүгә грантлар алачаклар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бер атна эчендә грантлар алучылар белән килешүләр төзиячәк.
Конкурсның икенче туры Россия Федерациясе бюджетыннан программаны гамәлгә ашыруга финанс чаралары кергәннән соң була.