Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстанның Кама аръягызонасы районнары кырлары өстеннән очты, ул язгы чәчү кампаниясенең барышы һәм чәчүлекләрнең каралышы белән танышты.
«Аксу-Агро» агрофирмасы кырына төшкәнче Марат Әхмәтов Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов белән бергә район кырлары өстеннән очып узды. Җиргә төшкәч аларны инвестиция компанияләре җитәкчеләре, агрофирмаларның генераль директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, КФХ вәкилләре һәм район оешмалары җитәкчеләре каршылады.
Район башлыгы Камил Гыйльманов Министрны узган чәчү кампаниясе һәм кырларда бара торган эшләр белән кыскача таныштырып чыкты.
- Районда техниканы вакытында әзерләү, ягулык-майлау материалларының, запас частьләрнең, орлык материалының җитәрлек булуы үз нәтиҗәләрен бирде, – дип билгеләп үтте Камил Гыйльманов. – Нәтиҗә –язгы чәчү вакытында тәмамланды һәм хәзер чәчүлекләрне карау эшләре бара, шушы көннәрдә печән чабуга керешәбез.
Марат Әхмәтов җыелган затларны тулаем республика буенча кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында сөйләде. Илдәге аграр сәясәт турында әйтеп китте. Авылда гамәлгә ашырыла торган программалардан тыш, быел башкалары да өстәлә. Шулардан берсе – шәхси хуҗалыкларда 200 мең сумгамини-фермалар төзү. Шулай ук язгы Сабантуена кадәр республика аграрчыларына субсидияләр бирү көтелә һ.б.лар.
Министр җирдәге дымлылыкка да игътибар бирде. Моның өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәклеге хакында әйтте.
– Аксубай игенчеләренең тырышлыгы нык булганы күренә, – диде очрашу ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. – Шуңа күрә без, чәчелгәннәрне тиешенчә карап, көзгә мул уңыш алырсыз дип уйлыйбыз.