Марат Әхмәтов Чирмешән муниципаль районында булды

2015 елның 26 мае, сишәмбе

- Чирмешән районы авыр еллар кичерә. Моның сәбәпләре төрле, бу хакта сүз алып бармыйбыз, ул турыда сөйләшүдән хәл җиңеләйми, - дип башлады үзенең чыгышын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чирмешән муниципаль районына эш сәфәрендә.

Вертолеттан кырлар матур күренә, миңа ошады, инвесторлар көче белән һәм сезнең тарафтан башкарылган эшләр мине гаҗәпләндерде, - дип әйтте ул район, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышында. Әлеге очрашу «Кутеминский АГРОфирмасы» җәмгыяте территориясендә булды. Уңыш булсын өчен бүген бөтен көчне куярга кирәк, - диде ул.

Министр фикеренчә, хәзер чәчүлекләрне тиешенчә карарга кирәк, өстәмә ашлама кертергә, корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы көрәш чараларын күрергә кирәк - бу эшләр белән соңгармаска кирәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «Сөлчә» ҖЧҖ, «Кутеминский АГРОфирмасы», «ЧирмешәнАГРО», «Татагро», «Лениногорский АГРОфирмасы», «Репродукт» чәчүлекләренең торышына яхшы бәя бирде. Ә менә «Черемшанагроуслуги» җәмгыяте кырларында сыйфат та, культура да җитешми. Министр кыр эшләрен тизләтергә кушты.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгына чәчү кампаниясен уздыру чорында күрсәткән конкрет ярдәм өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук азыккультураларын әзерләүдә катнаша торган комбайннарның, чапкычларның җитәрлек булмавын билгеләп үтте һәм бу мәсьәләне хәл итүдә һәм ашлык суктыру комбайннарын сатып алуда ярдәм итүне сорады. Районның күп авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы чәчү ахырына якынлашып килә, ә кайберләрендә тәмамланган да инде.

Республика хуҗалыкларында 3-5 сыер асраучы гаиләләргә терлекчелек биналарын төзүдә ярдәм итәргә әзер. Бу – мини-фермалар төзү программасында каралган.

Марат Әхмәтов бу елның үсемлекчелек өчен уңышлырак ел булуына ышаныч белдерде. Районның яңа җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин эшне оештыра белә, һәм районда уңай үзгәрешләр бар, диде Министр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International