Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы җиңел атлетика буенча ярышларда беренче урынны алды

2015 елның 26 мае, сишәмбе

2015 елның 23 маенда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасын үткәрү кысаларында Казан шәһәре Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында җиңел атлаетика буенча ярышлар узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының РәсилГыйләҗев,   Алмаз Галяутдинов, Венера Беляева һәм   Гөлнара Фазыйлова составындагы командасы 1 нче урынны алды, 2 нче урында – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты командасы һәм 3 нче урында - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы.

Үзебезнең команданы җиңү белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International