Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм импортны алыштыру мәсьәләсе буенча халыкара фәнни конференция эшли башлады, аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Фәннәр академисе оештырды.
Конференция барышында катнашучылар Европа илләре, АКШ һәм Канада игълан иткән санкцияләр шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү проблемалары буенча фикер алыштылар.
- Бу мәсьәләдә без бер уртак чылбырдагы звено, - дип мөрәҗәгать ите Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Мәскәү, Марий Эл, Удмуртия,Түбән Новгород, Краснодардан һәм башка шәһәрләрләрдән килгән кунакларга. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасының барлык азык-төлек төрләре һәм АПКның төрле юнәлешләре буенча үз-үзен тәэмин итә ала торган төбәк булуын билгеләп үтте.
Катнашучылар алдында фәнни нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев чыгыш ясады.
Ул импортны алыштыруга этәргеч бирә торган шартларны атап китте. Мәсәлән, азык-төлек продуктларына һәм башка товарларга бәяләр һәм аларның үзкыйммәте дөньякүләм бәяләрдән түбәнрәк булырга тиеш, әаларның сыйфаты дөньякүләм җитештерүчеләрнең продукциясе сыйфатыннан ким булмаска тиеш. Шуңа өстәп, алар кулланучы ихтыяҗын канәгатьләндерерлек югары стандартлар буенча чыгарылырга тиеш.
- Статистика күрсәткечләренә караганда, соңгы елларда Россиягә 40 млрд. долларга якын азык-төлек товары кайтарылган. Әгәр долларның бүгенге курсы буенча - 50 сумнан санасак, импорт товарларына безнең чыгымнар бихисап зур - 2 триллион сумнан артык, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты рәисе.
Шулай да, импортны алыштыру тенденциясе бар. Таһир Һадиев орлыклар өлкәсеннән мисал китерде. 264 мең тонна чәчелгән орлыкның 191 тоннасы үзебезнең орлыклар. Чәчелгән кукурузның да 98 %ы үзебезнең сортлар.
Таһир Һадиев фикеренчә, авыл хуҗалыгының башка тармакларында да шундый эш башкарылырга тиеш.
Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады. Техникага запас частьләр кайтару буенча 2015 елның башы катлаулырак башланган иде, дип билгеләп үтте ул. Санкцияләргә бәйле рәвештә, чит ил авыл хуҗалыгы техникасына запас частьләр әзерләү мәсьәләсе буенча республика сәнәгать предприятиеләренең технологлары, металлурглар һәм конструкторлар, агрохолдингларның һәм агрофирмаларның баш инженерлары катнашында киңәшмәләр һәм очрашулар үткәрелде, диде ул.
Республиканың АПК предприятиеләрендә дә авыл хуҗалыгы техникасының шактый әзерләнүе хакында әйтеп узды ул. Мәсәлән, «Агромастер» ПК ҖЧҖ чәчкечләр, туфрак эшкәртү техникасы, үзбушаткычлар, тагылмалар эшләп чыгара. «АгроИдея» ҖЧҖ 4 тоннадан 60 тоннага кадәр булган трактор тагылмалары, туфрак эшкәртү техникасы һәм печән әзерләү техникасы эшләп чыгара. «ТАТАГРОХИМ-СЕРВИС» ААҖКСН-3(4) культиваторлары, тагылмалы сиптергечләр, агулау машиналары җитештерә. «СиЭнЭйч-КАМАЗ Индустрия» (CNH-KAMAZ Industrial) ҖЧҖ Нью-Холланд брендыннан комбайннар һәм тракторлар җыя һәм әзерләп чыгара.
Конференция кысаларында икътисад, аграр бизнесны оештыру һәм аңа идарә итү, җир эшләре, үсемлекчелек, үсемлекләрне яклау, селекция һәм җир төзелеше, терлекчелек, азык җитештерү һәм авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру юнәлешләрендәге секцияләр эшләде. Фәнни конференция үз эшен 26 майда тәмамлый.