«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү»федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үзенең Матбугат хезмәте белән берлектә авыл тематикасы буенча ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия – 2015» Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектларына конкурс игълан итә.
Конкурста катнашуга федераль, региональ һәм шәһәр (район) журналларының, газеталарының, интернет-басмаларының, радио һәм телекомпанияләренең журналистлары, шулай ук фотокорреспондентлары һәм конкурс тематикасы буенча журналистлар әзерләүче югары уку йортлары чакырыла.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
1) «Авыл җирлегендә иң яхшы мәгариф проекты»;
2) «Авыл тематикасын иң яхшы яктырткан 35 яшькә кадәрге журналист яисә фотокорреспондент».
3) «Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында иң яхшы конкурс эше өчен»;
4) «Кече эшкуарлык һәм авыл халкын эш белән тәэмин итү темасын иң яхшы яктырткан өчен»;
5) «Авылда социаль инфраструктура үсешен иң яхшы яктырткан өчен» (сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм авыл халкына социаль хезмәт күрсәтү оешмаларыннан файдалану мөмкинлеге);
6) «Авыл җирлегендә инженерлык инфраструктурасы үсеше темасын иң яхшы яктырткан өчен» (торак һәм юллар, сугару системалары төзү, авыл торак пунктларын газлаштыру, авыл халкын сыйфатлы эчәр сулар белән тәэмин итүне яхшырту, авыл халкының элемтә хезмәтләре белән тәэмин ителешен, почта элемтәсен һәм «Интернет» мәгълүмат-коммуникация челтәрен дә кертеп, яхшырту);
7) «Мәктәп балалары һәм яшь белгечләр арасында авыл җирлегенә һәм авыл тормыш рәвешенә уңай мөнәсәбәт булдыру темасын иң яхшы яктырткан өчен»;
8) «Авыл җирлегендә физкультура-массакүләм чараларын иң яхшы яктырткан өчен»;
9) «Авыл җирлекләренең мәдәни мирасын саклап калу һәм тулыландыру, этномәдәни үсеш темасын иң яхшы яктырткан өчен»;
10) «Авыл һәм экология туризмы темасын иң яхшы яктырткан өчен».
Конкурсның рәсми сайты: konkurs.agromedia.ru.
Документлар һәм эшләр 2015 елның 11 маеннан 31 июленә кадәр agrosmi@yandex.ru электрон почта буенча кабул ителә.
Конкурс сайтында: http://konkurs.agromedia.ru/ - һәр катнашучы теркәлергә һәм эшләрен җәмәгатьчелек фикерен алу өчен чыгарырга тиеш.
Документларның һәм эшләрнең төп нөсхәләре түбәндәге адреска җибәрелергә тиеш: 107139, Мәскәү шәһәре,Орликов тыкрыгы, 1/11, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте (107139 г. Москва, Орликов переулок 1/11, для Пресс-службы Минсельхоза России).
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы «Алтын көз – 2015» Россия агросәнәгать күргәзмәсен үткәрү кысаларында узачак.
Белешмәләр өчен тел.: (843) 221-76-21, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.