Ярдәм булса — нәтиҗәсе булыр

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар ел башыннан алып 230 миллион сумлык 853 кредит алганнар. Алган барлык акчаларны алар үз бизнесларын үстерүгә тотканнар.

Крестьян-фермер хуҗалыкларын һәм шәхси хуҗалыкларны кредитлау буенча гадәттәгечәКукмара районы алда бара. Монда соңгы дүрт ай эчендә генә дә 17,1 миллион суилык 50 кредит алынган.Аннан кала 10,3 миллион сумлык 49 кредит әлкилеләр алганнар, буалылар – 15,9 млн. сумлык 44 кредит,актанышлылар 8,3 млн. сумлык 40 кредит, биектаулылар 8,1 млн. сумлык 36 кредит алганнар.

Шул ук вакытта Тукай һәм Алабуга районнарында ел башыннан алып авыллар бер кредит та алмаганнар. Баулы, Менделеевск, Бөгелмә һәм Чистай районнарында да эшләр мактанырлык түгел. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов фикеренчә, кече хуҗалыкларны кредитлауга банклардагы процентставкаларының киәт кенә күтәрелеп китүе тискәре йогынты ясады.

- Ташламалы кредитлар бирү авылларга ярдәм итүнең төп төре булып кала, длип әйтте Ришат Рәшит улы үткән атнада Казанда узган авыл җирлекләре башлыклары зона семинарында. - 2006 елдан башлап татарстанлыларга 37,9 млрд. сумлык 145 мең ташламалы кредит бирелгән. 20014 елда – 244 млн. сум. Әмма Россия Үзәк Банкы тарафыннан 2014 елның декабреннән төп ставкаларны күтәрү кредитлар алуны ун мәртәбәгә киметте. Банклар элеккеге 13-14 % урынына хәзер 30-40 %тан кредитлар бирәләр. Бу мәсьәлә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан уңай хәл ителер, дип өметләнәбез.

Дәүләт республика һәм федераль бюджетлар исәбенә КФХларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша. Узган елда кече хуҗалыкларга республикада төрле юнәлешләргә ике миллиард сум бирелгән, 2013 елдагыдан 1,8 млрд.га күбрәк.

Республиканың кайбер районнарының бюджетларында КФХ һәм ШЯХларны үстерүгә үзләренең чыгым статьялары бар. 2015 елда муниципаль берәмлекләр үзләре моңа 12,5 млн. сум тотарга әзерләр.

Татарстанда ике федераль программа уңышлы эшли: «Яшь фермер» һәм «Гаилә терлекчелек фермалары». Өч ел эчендә 443 КФХ 740 млн. сумлык грант оттылар. Быел республика бюджетында әлеге программаларны гамәлгә ашыруга 120 млн. сум салынган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу акчаларны алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлады.

Гаилә фермаларына килгәндә, алар 2010 елдан актив төзелә башлады. Бүгенге көндә аларның саны 1093кә җиттешул исәптән 469 югары технологияле. Аларның хуҗалары 144 мең гектар җирне били, өч меңгә якын кеше эш белән тәэмин ителгән. Тагын 138 гаилә фермасы төзелеп килә.

Берничә ел рәттән республика азык сатып алуга бер сыерга 2 мең сум исәбеннән субсидияләр бүлеп бирә.бу максатлар өчен бюджеттан барысы 1,6 миллиард сум акча тотылган, шул исәптән 222 млн. сум — 2014елда.Бу ярдәм чарасы быел да сакланып кала. Үз хуҗалыкларында кәҗәләр асраучыларга да бер мең сум исәбеннән шул төр ярдәм күрсәтелә.

Кысыр таналар сатып лганда бу елдан башлап 15 мең сум матди ярдәм күрсәтеләчәк. Иң төп шарт – биш ел дәвамында терлекләрнең баш санын саклап калу. Бу максатлар өчен бюджетта 50 млн. сум каралган.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентыкушуы буенча да хуҗалыгында өч һәм аннан күбрәк сыеры булганнарга матди ярдәм күрсәтелә. Бер мәртәбә бирелә торган субсидия күләме 200 мең сум тәшкил итә. Бу программага 70 млн. сум каралган.

Федераль бюджеттан да, республика бюджеттыннан да күрсәтелә торган мондый ярдәмнең нәтиҗәсе дә бар - соңгы елларда халыкта терлек асрауга кызыксыну артты. Аерым хуҗалыкларда бишәр-сигезәр, аннан күбрәк тә сыер асрый башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International