2015 елның 14 - 17 май көннәрендә Биектау район үзәгендә Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте XII «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасының беренче зона Чемпионатын уздырды.
Ярышларда 14 командадан 150 кеше катнашты.
Районнар командалары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: I урын – Биектау, II урын – Балтач, III урын –Саба муниципаль районнары.
XII «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасының икенче зона Чемпионаты агымдагы елның 21 - 24 маенда Болгаршәһәрендә узачак.