Татарстанда сабан культураларын чәчү ахырына якынлашып килә

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Чәчү   1551,3 мең га мәйданда башкарылган, бу фараздан  90% тәшкил итә. Республикада чәчү бер көн эчендә 31,9  мең га мәйданда башкарылган.

Бүгенгә сабан бодае  –  451,1  мең га (95%)борчак – 58,6 мең га  (93%)бөртекле сабан культуралары 1021,1  мең га (95%) мәйданда чәчелгән.

Районнар игенчеләре рапс чәчүне дәвам итәләр – ул 39,5  мең га һәм кукуруз 32,0  мең га мәйданда чәчелгән. Бәрәңге 3,0  мең га җирдә утыртылган.

Шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнеп килә, 18 майга бу культура 56,9  мең га мәйданда чәчелгән, ягънифараздан 99,6 % тәшкил итә.

Районнарда чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү эшләре бара. Чүп үләннәренә каршы эшкәртү 179,1 мең га җирдә башкарылганкорткычларга һәм авыруларга каршы 60,3 мең гаҗир эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International