Зәй районында чәчү кампаниясендә җирле политехника көллияте студентлары катнаша

2015 елның 15 мае, җомга

Язгы чәчү кампаниясендә политехника көллияте студентлары актив катнаша. Бу хакта “Яңа Зәй” газетасы хәбәр итә. Мәсәлән, Миңнегаян Шакирҗанов КФХында көллиятнең 131 нче группасы студенты, булачак тракторчы-машинист Владислав Долгов 20 июньгә кадәр җитештерү практикасы узачак. Практиканың икенче көнендә үк, хезмәт сөючән егеткә ышаныч белдереп, трактор тапшырдылар. Ул шунда ук чәчүгә кереште. Өлкән механизаторлар белән бергә ул арпа, бодай, азык культуралары чәчте. «Эшкә бөтен күңелен бирә, ышанычлы егет, аңа таянырга була», - ди аның турында фермер. Көзен Владислав ашлык суктыра торган «Дон-1500» комбайнында эшләү теләген белдерде. Монда алган эш тәҗрибәсе студентка укуда да, һөнәр үзләштерүдә дә ярдәм итәчәк, өстәвенә – эшләгәне өчен хуҗалыктан хезмәт хакы да алачак.

КФХ башлыгы Миңнегаян Шакирҗанов әйтүенчәаның хуҗалыгында ел саен язгы кыр эшләре һәм көзге уңыш җыю чорында көллият студентлары практика узалар. Фермер практикантларның эшеннән канәгать.«Аларның теориясе дә, практикасы да югары дәрәҗәдә, бик тырышлар, техниканы, җирне яраталар. Механизаторларга лаеклы алмаш үсә, дип саныйм мин», - диде ул.

КФК башлыгы районның агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләүче җирле көллиятнең укытучылар коллективына рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International