12-13 майда Сарман аграр көллиятендә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында! Авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист” компетенциясе буенча «Иң яхшы һөнәр иясе - 2015» исеменә республика олимпиадасы узды. Әлеге чарада республика районнары көллиятләре һәм техникумнарыннан 25 укучы катнашты.
Олимпиада укучыларның мөстәкыйль һөнәри эшчәнлеккә сәләтен тикшерү җурычларын хәл итүгә, һөнәри бурычларны нәтиҗәле хәл итү осталыкларын камилләштерүгә, һөнәри фикер йөртүне үстерүгә, һөнәри эшчәнлекне проектлаштыру һәм хаталарны конструктив анализлау сәләтен тикшерүгә, булачак һөнәри эшчәнлек белән кызыксынуны арттыруга һ.б.ларга юнәлдерелгән.
Олимпиаданың теоретик өлешендә 20 тест соравына җавап бирергә кирәк иде. Практик өлешендә трактор йөртә белү, җир сөрү агрегаты белән эш итү осталыгын тикшерделәр. Экспертлар сөрелгән җирнең сыйфатын, аның тирәнлеген, эшкәртелмәгән полосаның киңлеген һәм формасын, буразна ясауның сыйфатын тикшереп бәяләделәр.
Олимпиадада җиңүче булып Сарман аграр көллияте студенты Айнур Ризатдинов танылды. Саба көллияте студенты Галинур Ваесов икенче урынны алды. Өченче урын Лаеш техника-икътисад техникумы студенты Евгений Киреевка эләкте. Төрле номинацияләрдә түбәндәгеләр җиңүчеләр булдылар: Альберт Маров - «Җиңү ихтыяры» номинациясендә, Рөстәм Гайфетдинов - «Теоретик белемнәр дәрәҗәсе» номинациясендә, Айдар Низамов - «Югары һөнәри осталык дәрәҗәсе» номинациясендә, шулай ук Виктор Бабанов - «Тракторлар йөртү буенча иң яхшы күрсәткеч» номинациясендә.
Студентларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин котлады һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.