Саратов өлкәсендә 17-23 майда Җир сөрү буенча IV Ачык Россия чемпионаты – туфрак эшкәртү осталыгына Бөтенроссия мезанизаторлар ярышы узачак. Әлеге чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе,Бөтендөнья җир сөрү оешмасы (WorldPloughingOrganization) ярдәмендә Саратов өлкәсе Хөкүмәте,«Росагролизинг» ААҖ, «Милли җир сөрү оешмасы» коммерциягә карамаган автоном оешма тарафыннан оештырыла.
Чемпионатның максатлары: җир хезмәтенең абруен күтәрү һәм саклап калу, җир эшкәртү ысулларын камилләштерү, авыл хуҗалыгында заманча технологияләрне үстерү һәм файдалану.
Чемпионатта 22 майда Татарстан Республикасыннан Азнакай муниципаль районының “Таллы Бүләк” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы тракторчысы Самат Имамов катнашачк. 24 ел хезмәт стажы булган механизатор узган ел Азнакай муниципаль районында үткәрелгән районнар ярышларында I урынны алган иде.
Оештыручылар, мондый төр чемпионатны уздыру киң җәмәгатьчелекнең һәм белгечләрнең җир хезмәтенәигътибарын арттырыр, механизатор һөнәренең абруен күтәрергә һәм саклап калырга ярдәм итәр, дип уйлыйлар.