Татарстан мелиораторлары киләчәкне кайгыртып эш итәләр

2015 елның 12 мае, сишәмбе

«Кредит», «депозит», «профицит», «дефицит», «валюталар курсы», «ставкалар»,«процентлар» кебек сүзләр безнең тормышыбызда бүген көндәлек сүзләргә әверелеп баралар. «Шомарган» экспертлар булган акчаңны ничек сакларга, кая урнаштырыргаөйрәтәләр, киләчәк өчен телевизор, суыткыч, автомобиль кебек әйберләр сатып алырга тәкъдим итәләр, йә булмаса, юктан бар итеп, ничек акча эшләү якларын табарга киңәшләр бирәләр. Ә бит дөньякүләм тәҗрибәдән күренгәнчә, икътисадый кыенлыклардан биржа уеннары, валюта операцияләре белән дә, мөлкәт сатып алып кына да чыгып булмый, ә ул юлны акчаларны реаль җитештерүгә кертү аша табарга кирәк. Татарстан Республикасы мелиораторлары моны бик яхшы аңлый.

Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары соңгы елларда шактый. Тулаем продукция 2012 елда150,1 млрд сум булса, 2014 елда ул 170,1 млрд сумга җитте. Ил буенча барлык уңдырышлы җирнең 2,4 %ын биләп, республика Россиянең барлык продукциясенең 4,2 %ын бирә.

Татарстанның аграр тәҗрибәсе хәзер күпләрне үзенә җәлеп итә хәзер биредә еш кына гомумроссия чаралары да киң күләмдә уза.

Республикада агрария буенча гомуми уңышлар күп, әмма бөтен игенчелек тарихында аерым урынны алып тора торган тармак бар, аңа аерым тукталасы килә.

Мәскәүдә ВДНХда узган «Алтын көз - 2014” күргәзмәсендә Татарстанның аграр комплексы исеменнән республиканың баш мелиораторы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты карамагындагы «Татмелиоводхоз идарәсе”» ФДБУ директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марс Мансур улы Хисмәтуллин катнаштыБу очраклы гына түгел.

Саннар һәм фактлар шуны раслый. Соңгы өч елда Татарстанда 22 мең га сугарулы җирләр торгызылды, шул исәптән 2014 елда мең га. Шуның нәтиҗәсендә бәрәңгенең уңышы гектардан 45 тоннага кадәр җитте, яшелчә уңышы - 80-100 тоннага кадәр. 2012 - 2014 елларда төбәктә җир массивларына су бирүне тәэмин итә торган 220 км магистраль каналлар сузылды. Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлар тарафыннан 280 бер. су сибү агрегаты алынды һәм урнаштырылды. 2014 елда гына да Татарстанда төрле программалар буенча 54плотина, 13 эре ГТС торгызылды. Соңгы өч елда барысы 226 буа һәм су корылмалары төзекләндерелде.

Барлык финанслау чыганакларыннан сугару эшләренә 1,2 млрд сум акча бирелде. Бер үк вакытта республика чыганакларыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен субсидияләү программалары эшли. Мәсәлән, 2014 елда хуҗалыкларга су сиптерү техникасы сатып алу өчен 73 млн. сум акча бүлеп бирелде.

Су белән тәэмин итү системаларын төзүгә һәм төзекләндерүгә хуҗалыкларның чыгымнары субсидияләр белән 90 %ка кадәр каплана, судырту станцияләре белән су биргәндә тотыла торган электр энергиясе хакы – 50 %ка кадәр. Ә мелиорация техникасына чыгымнар 80 %ка кадәр каплана.

АПКның әлеге тармагына игътибар зур, әмма финанс мөмкинлекләре булган хуҗалыклар “өстән төшкәнне” генә көтеп ятмыйлар, ә үзләре тотрыклылыкка омтылалар.

Бу хакта Марс Хисмәтуллин үзе менә нәрсәләр сөйли:

Алабуга районында фермерлар Мәннур Нигъмәтҗанов, Булат һәм Людмила Нурлыгаяновлараларның хуҗалыклары янәшә урнашкан һәм аграр бизнес буенча партнерлар, 100 га мәйданда үзләренең сугару системасын төзергә ниятлиләр. Сугару системасы гидрантлар белән ябык челтәрдән, суырту җайланмаларыннан һәм су сиптерү агрегатларыннан тора. Аның бәясе 20 млн. сумга якын килеп чыга. Бу аларның тулысынча үз акчалары исәбенә төзелә. Лизинг нигезендә фермерлар яшелчә эшкәртү һәм фасовкалау линиясен сатып алырга җыеналар. Тагын 5 мең тоннага исәпләнгән яшелчә саклау бинасын төзүне планлаштыралар. Әлбәттә, чыгымнарның яртысы дәүләт тарафыннан субсидияләнәчәк.

Эшкуарлар шул ук вакытта балыкчыларны да кайгыртып, бу буада балык та үрчетергә уйлыйлар, берничә балыкчылар йорты, көймәләр өчен причал төзергә ниятлиләр. Монда балыкчылар да, туристлар да ял итә алачак. Балаларны да онытмыйлар – алар өчен коену урыны һәм уен мәйданчыклары төзергә планлаштыралар. Сулык тирәсендә пирамида рәвешендәге таллар һәм куаклар утыртылган инде.

Исәпләүләр буенча, тотылган чыгымнар өч ел эчендә акланырга тиеш.

Республика буенча фермерлар тормышыннан мондый мисалларны тагын да китереп була. Мондый мисаллар төрле фикерләргә китерә: авылларны торгызу, ташландык территорияләрне төзекләндерү турында җитди уйланыр чак җитте. Реаль эш белән – матди һәм рухи кыйммәтләрне булдыру белән шөгыльләнергә кирәк. Бу – күп илләр һәм төрле буыннар тарафыннан расланган бердәнбер дөрес юл.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International