Рөстәм Миңнеханов Сарманда авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү үзәгендә булды

2015 елның 9 мае, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сарман муниципаль районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка затлар йөрде.

Сарман районына сәфәр Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Ул Сарманның мәдәният паркында 1997 елда урнаштырылган, ә быел иганәчеләр акчаларына төзекләндерелгән.

Рөстәм Миңнеханов ветераннарны сәламләп, аларны олы бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады. Бүгенге көндә Сарманда 1113 Бөек Ватан сугышы ветераны яши: аларның 46сы сугышта катнашкан, шул исәптән сугыш инвалидлары, ә 1067се - тыл хезмәткәрләре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары. Дәһшәтле сугыш елларында районнан фронтка 11 мең 252 кеше киткән, аларның 7 меңнән артыгы һәлак булган яки хәбәрсез югалган.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәгендә булды. Исегезгә төшерәбез, ул Сарман аграр көллияте базасында ачылган. Көллият авыл хуҗалыгыҗитештерүе өчен тракторчы-машинист, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, техник-механик, җәмәгать туклануы продукциясе технологы, В, С, Д һәм Е категорияле автомобиль йөртүчеләр әзерли.

Үткән ел көллияттә 230 белгеч укып чыккан. Көллият директоры урынбасары Илфат Нигъмәтуллин әйтүенчә,бүген анда 566 студент белем ала. Үзәккә республиканың Әлмәт, Тукай, Мөслим, Азнакай һәм башка районнардан да укырга киләләр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кунакларга ресурс үзәге турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов үзәкнең матди-техник тәэмин ителеше белән танышты, уку аудиторияләрен һәм спорт залын карады, бу зал узган елның ноябрь аенда файдалануга тапшырылган. Моннан тыш, ул Сарман аграр көллиятенең укыту-җитештерү базасында да булды.

Үзәкнең 838 га укыту хуҗалыгы, автодромы һәм трактродромы (һәркайсы 2,5 га), ашлык амбары, 23 тракторы,16 җиңел автомобиле, 10 «КАМАЗ» автомобиле, 4 комбайны, 53 авыл хуҗалыгы машинасы, 4 автобусы бар.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм Сарман районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул бүген күргән ресурс үзәген үрнәк булырлык дип атады, мондый шартларда студентларга уку да кызыклы дип тә өстәде. Шулай ук очрашуга килгәннәргә чәчү эшләрен башкарып чыгуда уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International