Казан дәүләт аграр университеты Ферма-2 уку шәһәрчеге территориясендә Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче мәктәбе һәм 5598 нче хәрби часть белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы уздырды.
Әлеге чара Казан авыл хуҗалыгы институты Укыту-тәҗрибә хуҗалыгының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган хезмәткәрләре, студентлары истәлегенә куелган Обелискны яңадан төзекләндереп ачу уңаеннан оештырылды. Шунда ук «Память грозных лет священна 1941-1945» китабының презентациясе булды, аңа сугышта катнашучыларның һәм сугыш чоры балаларының хәтирә-истәлекләре кертелгән.
Бәйрәм чарасы сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте.
Тантанада Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахманов, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Алсу Мөниб кызы Әсәдуллина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновационтехнологияләр бүлеге башлыгы Наил Нурулла улы Хәмидуллин, университет студентлары һәм мәктәп балалары чыгышлар ясадылар һәм ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән ихластан котладылар. Ветераннар үзләренең истәлек-хатирәләре белән бүлештеләр. Соңыннан ветераннарны һәм кунакларны бәйрәм чәенә һәм кырда пешерелгән солдат боткасыннан авыз итәргә чакырдылар.