Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлады. Марат Әхмәтов кадерле кунакларга түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте: «Җиңү маеның 70 нче язы... Ул тарихи вакыйгага шактый вакыт узган, әмма шуңа да карамастан, бүгенге көндә дә ул үзенең әһәмиятен югалтмый. Сезнең буынга дәхшәтле сугышның һәм сугыштан соң илне торгызуның бөтен авырлыгы төшкән. Елдан-ел ветераннар сафы сирәгәя бара. Без сезнең белән, каһарман ветераннарыбыз белән горурланабыз. Мин үзебезнең буын исеменнән, балаларыбыз һәм оныкларыбыз исеменнән сезгә чын йөрәктән рәхмәт белдерәм!»

Чыгышы азагында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ветераннарга нык сәламәтлек, тормышларында иминлек, хәерле озын гомер, илдә-көндә тынычлык булсын дип теләде.

Мөхтәрәм кунакларны шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәр берлеге комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, АПК ветераннары Советы рәисе   Анатолий Драгунов котлады.

Фәридә Гарифуллина ветераннарга рәхмәт белдерде һәм озак еллар саулыклы гомер итүләрен, тормышлары шатлык-куанычларга, бәхетле мизгелләргә бай булуын теләде.

Анатолий Драгунов очрашуга килгән кунакларга Бөек Җиңүгә үзләреннән керткән өлеш өчен рәхмәт белдерде һәм аларны олы юбилей белән ихластан котлады.

Кадерле кунаклар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде һәм ветераннар үзләренең истәлек-хатирәләре турында фильм карадылар. Шул ук көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре бәйрәмгә килә алмаган ветераннарның өйләрендә булдылар, аларга ихтирам күрсәтеп, бәйрәм белән котлап кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International